Китап өчен фотога төшерделәр..
04.10.2023
Республикабыз районнарында популяр булган ризыклар турында китап чыгарырга әзерлиләр. (Ел ахырында чыгачак). Бүген районыбызның Кала Тау кафесында, музей экспонатлары ярдәмендә, татар чәй табынын сүрәтләгән күргәзмәдә Әтнә районы такъдим иткән ризыкларны китап өчен фотога төшерделәр. Әлеге фотоларда Әтнә районында гына әзерләнә торган шурпа, үпкә-бавыр пәрәмәче һәм атнинка пирогын күрербез.