Сабантуйлар мөбәрәк булсын!!!
Районыбыз Сабантуе гөрләтеп үтте. Милли рухы, мәдәнияты, затлы кунакларны белән дан казанган Әтнәбездә Сабантуй бәйрәме елдагыча искиткеч иде.
Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы уңаеннан Әтнә туган якны өйрәнү музее Сабантуена милли күргәзмә оештырды. Үткәнебез, бүгенгебез әлеге кургәзмәдә тасвирланды. Йон эрләү, чигү чигү, районыбыз остасы Мәхмүт аганың агач кул эшләнмәләре аны тагын да җанландырды. Районыбыз халкы, кунакларны һәркайсы кызыксынып, танышып, күзәтеп үттеләр.
Бәйрәм белән дуслар!!!
Сабантуе гөрләтеп үтте.
27.06.2023






