Халыкара балаларны яклау көне.
27.06.2023
Бүген Халыкара балаларны яклау көне. Балалар- безнең киләчәгебез! Ышанычыбыз, таянычыбыз
Балаларыбыз өчен бүген «Туган як» паркында зур бәйрәм чарасы үтте. Әлбәттә » Әтнә туган якны өйрәнү музее» да әлеге чарада катнашты. » Күңел көзгем-милли бизәгем» дип исемләнгән милли күргәзмә һәм төрле мастер- класслар оештырды. Күргәзмәбезне балалар да, укытучылар да, кунаклар да яратты. Ә менә милли үрнәкле брошьны һәм китаплар өчен милли орнаментлы кыстыргычны эшләргә бөтен бала ашыкты. Һәр бала үзенчә хыялланды. Эшләнмәләрне үзләренә бүләк иттек.
