Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
11.05.2023
“Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген,
Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”
Нәкъ бөек шагыйребез Габдулла Тукай язганча, Бәйрәм бүген! 26 апрель – Тукайның туган көне, һәм шулай ук һәр татар кешесенең дә бәйрәме. “Халык бәйрәм итә. Илдә яз, табигать бәйрәм итә. Тукай – буыннар шагыйре. Татар халкы бар җирдә Тукай бар, татар халкы яшәгәндә, Тукай яшәячәк!” – дип язды авылдашыбыз Сибгат Хәким.
Тукай, туган тел, милләт – аерылгысыз бербөтен сүзләр булып, гасырлар аша барсын. Һәрбер милләттәшебез горурлык белән Тукай исемен кабатласын, күңелләребездә Тукай рухы яшәсен!