Ш. Мәрҗани музеена рәхим итегез!!!
Икенче музеебызга сәяхәт итик. Ул – МБУК “Әтнә туган якны өйрәнү музее”ның 2 филиалы Ш.Мәрҗани музее.
Әтнә районы администрациясе инициативасы белән (ТР Әтнә районы администрациясе башлыгының 204 нче карары) Ш.Мәрҗани музее булдырыла. Музей экспозициясен ТР Дәүләт Берләшкән музее (хәзерге ТР Милли музее) белгечләре бизи. Музей 2000 елның 2 октябрендә ачыла. Ул Коморгуҗа урта мәктәбе бинасындагы 2 бүлмәне ала.
Музей мемориаль санала, Ш.Мәрҗани тормышының бөтен чорын үз эченә алган ике экспозиция залыннан тора. Экспозиция хәзрәтнең туган ягындагы тормышын, Бохара, Сәмәрканд шәһәрләрендә уку чорын, Казан тормышын чагылдыра.
Ш.Мәрҗани тормышы һәм эшчәнлеге турында төп экспозиция буенча экскурсияләр үткәрелә. Әтнә районы Ябынчы авылына күчмә экскурсия оештырыла. Анда 1818 елның 16 гыйнварында Шиһабетдин Мәрҗани туган (анда туган йортның нигезе (нигезе), кое (муллалар коесы) сакланган, мемориаль такта урнаштырылган, янәшәдә төзекләндерелгән мәгълүмати стендлар урнаштырылган. Экскурсияләр рус һәм татар телләрендә үткәрелә.
https://vk.com/wall717740640_466