«7 дней» бездә кунакта
27.03.2023
ТНВ каналында баручы «7 дней» мәгълүмати- аналитик программасы алып баручысы Михаил Любимов Гатаулла Даутов һәм Вәли бай йортлары белән танышып, алар турында сюжет төшереп китте. Әлеге язманы тиздән экраннарда күрербез. Ә «7 дней» тапшыруы һәр атнаның якшәмбе көнендә кичке сәгатьләрдә күрсәтелә.
