Контакты Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Атнинский районный краеведческий музей»

Часы работы


ПН-ПТ - 8.00-17.00
Обед - 12.00 - 13.00
СБ-ВС - выходной

Аксакаллар шурасы бездә кунакта

17.03.2023

Бүген Әтнәбездә Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәтеннән Аксакаллар шурасы кунак булдылар. 50 хәзрәттән торган әлеге шура районыбызның иң мәртәбәле урыннарында булдылар. Т. Бәрәскәнең Таш мәчетенә, О. Әтнәнең Әхәт мәчетендә, Комыргужа авылының Ш. Мәрҗани музеена, Ябынчы авылына сәяхәт кылдылар. Әлбәттә озын юллар да тик утыру белән төгәлләнмәде. Музей хезмәткәрләре Әтнә районы тарихы, күренекле кешеләре һәм данлы җирләре турында сөйләп, экскурсияне ямьләндерделәр. Әтнә сәяхәтен тәмамлап, Аксакаллар Арча каласына юл тоттылар.