Контакты Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Атнинский районный краеведческий музей»

Часы работы


ПН-ПТ - 8.00-17.00
Обед - 12.00 - 13.00
СБ-ВС - выходной

Вечер встречи на тему “Значение мусульманок в семье и обществе”.

17.01.2023

Һәр халыкның үз милләтенең акылын, намусын һәм киләчәккә ышанычын үзенә туплаган шәхесләре бар. Шундыйларның берсе, безнең якташыбыз – Шиһабетдин Мәрҗани.
Бүген 16 нчы гыйнварда аның тууына 205 ел була. Шушы уңайдан без музеебызда Әтнә районының актив мөселман хатын-кызлары белән берлектә “Мөселман хатын-кызларның гаиләдә һәм җәмгыятьтә әһәмияте” дигән темага очрашу кичәсе үткәрдек.
Ерак тарихыбызга күз салсак, милләтебезнең даһи кешеләре хатын-кызларга олы хөрмәт күрсәткән. Шулар исәбендә Шиһабетдин Мәрҗани дә. Ул татарның алдынгы фикерле зыялысы буларак хатын-кызлырның тормыштагы хокуксызлыгы, мәгариф өлкәсендәге артталыгы белән килешергә теләми. Мәрҗани Коръәнне тирәнтен өйрәнеп, хәдисләрне анализлап, борынгы ислам мәдәниятенең бай традицияләренә таянып дини фанатизмга каршы чыккан зыялы. Яшь буынның киләчәге хакында кайгыртып, Мәрҗани: “Гыйлем һәм мәгърифәт белән шөгыльләнү, акыл белемен һәм камиллекне өйрәнү – һәр сәламәт акыл, аек аң каршында, һичшиксез, кирәкле сыйфат, ә бу өлкәдә тырышлык һәм бер-береңә киң ярдәм күрсәтү – берсүзсез күркәм эш”, – дип билгеләгән. Аның бу фикере ул заманда “кыз балаларга гыйлем өйрәтү – хәрам”, дип әйтүчеләргә җавап булып яңгырый.
Ш.Мәрҗанинең кыз-балаларны тәрбияләүгә мөнәсәбәте бүгенге көндә дә актуаль. Шуңа күрә нәкъ менә мөселман хатын-кызларын бүгенге чарага, әлеге проблемалар турында уртага салып сөйләшергә чакырдык.

У каждого народа есть своя личность, которая воплощает в себе разум, совесть и веру в будущее своей нации. Один из таких – наш земляк Шигабутдин Марджани.
Сегодня, 16 января, исполняется 205 лет со дня его рождения. В связи с этим мы провели в нашем музее совместно с активными мусульманками Атнинского района вечер встречи на тему “Значение мусульманок в семье и обществе”.
Если заглянуть в далекую историю, то гениальные люди нашей нации оказали женщинам огромное уважение. В их числе и Шигабутдин Марджани. Он не желает мириться с бесправием женщин в жизни, отсталостью в сфере образования, как передовая интеллигенция Татарии. Марджани-интеллектуал, глубоко изучавший Коран, анализировавший хадисы и выступавший против религиозного фанатизма, опираясь на богатые традиции древней исламской культуры. Заботясь о будущем подрастающего поколения, Марджани отметил: “занятия знаниями и просветительством, изучение мудрости и совершенства – это, безусловно, необходимое качество перед каждым здоровым умом, трезвым умом, а усилия и широкая поддержка друг друга в этой области-это однозначно прекрасное дело”. Эта мысль стала ответом на то, что в то время говорили:” учить девочек знаниям – запрещено”. Отношение Ш. Марджани к воспитанию девочек актуально и сегодня. Поэтому именно мусульманок мы пригласили на сегодняшнее мероприятие, чтобы обсудить эти проблемы.