4 декабря -111 лет со дня рождения классика татарской литературы Сибгата Хакима
4 декабрь – татар әдәбияты классигы, Татарстанның Габдулла Тукай, Россиянең Максим Горький исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең (1911-1986) тууына 111 ел. Замандаш әдипләренә – тугры дус, киңәшче, поэзиягә яңа аяк басучы яшьләргә юл күрсәтүче, ярдәм итүче, остаз булган ул; иҗаты белән дә, гаиләсе, яшәеше белән дә үрнәк булып торган. Милли гамь, ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган иҗаты, туган якка, туган телебезгә, милләтебезгә тирән мәхәббәт белән иҗат ителгән шигырь-поэмалары белән әдип бүген дә безнең арабызда, безнең күңелләрдә яши.
4 декабря -111 лет со дня рождения классика татарской литературы, лауреата Государственных премий Татарстана имени Габдуллы Тукая, России Максима Горького, народного поэта Татарстана Сибгата Хакима (1911-1986). Он был верным другом, советчиком, проводником, наставником молодых, начинающих поэзию писателей – современников; образцом для подражания и в творчестве, и в семье, и в жизни. Поэт и сегодня живет среди нас, в наших сердцах, своим творчеством, проникнутым чувством национальной гордости, патриотизма, глубокой любовью к родному краю, родному языку, нации.